+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ишембай дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Ишембай үзәк район дәваханәсенә ике яңа интерактив тернәкләндерү системасы кайтты. Җиһазлар «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты ярдәмендә сатып алынган, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.  

Ишембай дәваханәсенә яңа җиһазлар кайттыИшембай дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты
Ишембай дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Техника пациентларның когнитив һәм хәрәкәт күнекмәләрен тергезергә ярдәм итә. Аппаратларда интерактив сценарийлар программалаштырылган, алар экранда яки стенада ясала һәм пациентка игътибар, хәтер, моторика һәм координация күнекмәләре өчен виртуаль объектлар белән үзара эш итәргә мөмкинлек бирә.

- Мондый заманча җиһазлар ярдәмендә безнең пациентлар актив тормышка тизрәк кайта алачагына ышанабыз, ди Ишембай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Ринат Гайнетдинов.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп максаты — гражданнарның гомер озынлыгының яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла.
Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча эш алып барыла.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: национальныепроекты.рф

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас