

Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, хәзер федераль үзәк белән урманнарда 35-40 камера урнаштыру мәсьәләсе карала.
"Космик, авиация һәм җир өсте мониторингыннан тыш, быел видеомониторинг системасын шактый көчәйтүгә ирешелде. Агымдагы елда янгын вәзгыятен „Урман саклаучы“ системасының 22 видеокамерасы контрольдә тота. Быел дистанцион мониторинг системасы камералары ярдәмендә урман янәшәсендәге җирләрдә 22 янгын очрагы теркәлгән. Шул рәвешле янгыннарның чиктәш территорияләрдән урман фонды җирләренә күчүенә юл куелмады", - дип ассызыклады Марат Шәрәфетдинов.
«Урманнарны саклау» федераль проектын Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән «Экология» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алдагы елларда Башкортстанда урман янгыннары формированиеләренең җиһазланышын 100 процентка җиткерү мөмкин булды. Шуңа да карамастан, матди-техник базаны яңарту быел да дәвам итте. Федераль казна хисабына барлыгы 27 миллион сумлык 40 берәмлек урман патруле техникасы һәм җайланмалары сатып алынган.
Фото: bashinform.ru