+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Каспий тавышы" катнашучыларны көтә!

Башкортстан халкын «Каспий тавышы» Халыкара музыкаль онлайн-конкурсында катнашырга чакыралар.

"Каспий тавышы" катнашучыларны көтә!"Каспий тавышы" катнашучыларны көтә!
"Каспий тавышы" катнашучыларны көтә!


Быел проект үз чикләрен киңәйтте һәм чын-чынлап Бөтенрусия күләмендәге чара статусына ия булды. Бу инде ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проектының нәтиҗәле эшләвенең бер мисалы булып тора.

Конкурс барлык укучылар, студентлар, профессиональ музыкантлар һәм һәвәскәрләр өчен дә ачык. Яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәркем үзе турында белдерә һәм елның төп мәдәни вакыйгаларының бер өлеше була ала.

Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурста 6 яшьтән өлкәнрәк барлык иҗат кешеләре, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, хорлар, оркестрлар катнаша ала.

Бу конкурс турында тулырак gk-rb2025@mail.ru сылтамасы аша белергә була.

Фото: МИНИСТЕРСТВО КУЛЬТУРЫ РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас