+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмый!

Шушы ел башында Яңавыл шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе янә укучыларын кабул итте.

Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмый!Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмый!
Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмый!
 Бу үткән елларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка "Туры линия" вакытында мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе булды.

Укытучылар, ата-аналар һәм укучылар исеменнән Балалар сәнгать мәктәбенә ремонт кирәклеге турында укытучы Гүзәлия Кашапова 2023 елның ноябрендә үткән "Туры линия" барышында республика Башлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Гүзәлия Мәзгуть кызы үзенең мөрәҗәгатен ул вакытта "Госуслуги. Бергә хәл итәбез» платформасында калдыра.

Мөрәҗәгатьне эшкә алалар һәм «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында «Мәдәни мохит» федераль проектында катнашуга гариза бирелә. Сәнгать мәктәбе җитәкчелеге бинаны капиталь ремонтлау проектын әзерли. Ул дәүләт экспертизасын уза, һәм ул 2024 елда федераль проектта катнашу хисабына гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, былтыр апрельдә Балалар сәнгать мәктәбе бинасында ремонт башлана.

- Яңавылда Балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлауга федераль һәм төбәк бюджетларыннан 46 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шуның нәтиҗәсендә бинаның түбәсе алмаштырылды, фасады, концерт залы һәм уку кабинетлары ремонтланды, янгын сигнализациясе яңартылды, инженерлык челтәрләре ремонтланды һәм янәшәдәге территория төзекләндерелде. Бүген 60 еллык тарихы булган мәктәп үзенең данлы тарихын матур һәм лаеклы итеп яза, чөнки анда укучылар өчен бөтен кирәкле шартлар да бар, - ди Яңавыл районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Лидия Галимова.

Фото: Яңавыл районы хакимияте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас