+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанга Кытайдан мандариннар килде

Цитруслы җимешләр барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләрне узган.

Башкортстанга Кытайдан мандариннар килдеБашкортстанга Кытайдан мандариннар килде
Башкортстанга Кытайдан мандариннар килде

Кытай Башкортстанга 38 тонна мандарин җибәрде, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.

ЕАЭС фитосанитар хәвефсезлек таләпләре буенча Кытайдан килгән цитруслы җимешләр партиясе барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләрне узган.

"Анализ нәтиҗәләре буенча карантинлы зарарлы организмнар ачыкланмады. Продукция РФ ГОСТ таләпләренә туры килә", - дип белдерәләр күзәтчелек ведомствосында.

Башкортстан Кытайга авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-корт азыгына кыйммәтле өстәмә — күпләп чөгендер жомы җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» гомумдәүләт максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.

Фото:пресс-служба / управления Россельхознадзора по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас