+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Халык өчен чын бүләк булды

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Гаилә" гомумдәүләт проекты кысаларында Бишбүләк районы китапханәләре мәдәни ял итүнең төрле формаларын, шул исәптән туры трансляцияләрне, үстерә.

Халык өчен чын бүләк булдыХалык өчен чын бүләк булды
Халык өчен чын бүләк булды
Танылган язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормышына һәм иҗатына, шулай ук Русия халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган 40тан артык туры эфир укучыларга өйләреннән чыкмыйча гына мәдәният дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Мондый трансляцияләр төрле сәбәпләр аркасында китапханәдәге чараларда шәхсән катнаша алмаучылар өчен чын бүләк булды.

Программаларга илебезнең төрле төбәкләрендәге әдәби әсәрләр турында лекцияләр һәм гореф-гадәтләргә тарихи күзәтүләр кертелгән. Мәсәлән, Ает авыл модельле китапханәсе онлайн-трансляция тамашачыларына урыс матрешкасының мавыктыргыч тарихын сөйләде, 1900 елның 24 октябрендә истәлекле вакыйга була - бу көнне Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсендә тамашачыларга беренче тапкыр оста Василий Звездочкин һәм рәссам Сергей Малютин ясаган агач курчак-матрешканы тәкъдим итәләр. Бу гаҗәеп уенчык тиз арада популярлык яулый, каен һәм самавыр белән беррәттән, Русия символларының берсенә әверелә.

Шулай итеп, китапханәләр һәр кешегә якыная, мәдәни мирасны киң аудитория белерлек итә.

"Бу - китапханәдән читтә булып та мәдәни процессның катнашучысы булу өчен бик яхшы мөмкинлек. Без кызыклы лекцияләр ишетә, күргәзмәләр карый һәм хәтта спикерларга сораулар бирә алабыз", - дип уртаклашты проектта катнашучыларның берсе.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас