+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Күперләребез төзек, матур!

Русиядә гомумдәүләт проекты буенча 175 күпер һәм юл кичүе ремонтланган.

Күперләребез төзек, матур!
Күперләребез төзек, матур!

Ел саен 29 ноябрьдә Русиядә күперләр көне билгеләп үтелә. Бу дата алдыннан Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланган мөһим объектларны атады. Барлыгы 10 ай эчендә илнең төбәк һәм урындагы юлларында 175 күпер һәм юлүткәргеч яңартылган.

Башкортстан объектлары арасында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татарстан чигендә Ык елгасы аша күперне билгеләп үтте. "Ул - ике төбәк һәм ике сәгать поясы чигендә урнашуы белән уникаль. Күпер ике республика халкына эшкә, укуга, дәваханәләргә барып җитү өчен иң кыска юлны тәэмин итә. Бу юлда трафик тәүлегенә 4 мең автомобильгә җитәр дип көтелә. Монда эшләр графиктан алда тәмамланды", - диде Марат Хөснуллин.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас