

Аппарат яралгының һәм плацентаның кан агымын төгәл бәяләү өчен билгеләнгән. Ул ана һәм баланың йөрәк-кан тамырлары системасының мөмкин булган патологияләрен вакытында ачыкларга, шулай ук йөклелек вакытында гипоксия, гипотония һәм башка катлауланулар үсешен фаразларга мөмкинлек бирә.
«Гаилә» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру заманча җиһазлар сатып алырга һәм алдынгы медицина технологияләрен гамәлгә кертергә мөмкинлек бирә, бу, тормышның төрле этапларында һәр кешегә ярдәм күрсәтеп һәм аның сәламәтлеге турында кайгыртып, гаиләләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуга ярдәм итә, — ди дәваханәнең баш табибы Алмаз Заһидуллин.
«Гаилә» гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен илдә актив озак яшәүгә ярдәм итүче программа гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә. Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел башыннан гамәлгә ашырыла.
Фото: национальныепроекты.рф