+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан Латвиягә кыйммәтле азык өстәмәсе экспортлады

Республикада «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Башкортстан Латвиягә кыйммәтле азык өстәмәсе экспортладыБашкортстан Латвиягә кыйммәтле азык өстәмәсе экспортлады
Башкортстан Латвиягә кыйммәтле азык өстәмәсе экспортлады
Башкортстанның Куергазы районыннан иң эре май сыгу предприятиесе Латвиягә 1 мең тоннадан артык гранулалы көнбагыш шроты экспортлаган. Бу хакта “Россельхознадзор”ның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары өчен 15 партия югары протеинлы азык өстәмәсен тикшергән һәм рәсмиләштергән. “Россельхознадзор” карамагындагы сынау лабораториясендә көнбагыш орлыкларын үсемлек маена әйләндерүнең өстәмә продукциясе пробалары уздырылган.

“Энтомологик, гербологик һәм микологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган", — дип билгеләп үтелә “Россельхознадзор” хәбәрендә.

2025 ел башыннан “Россельхознадзор” хезмәткәрләре контролендә үсемлек майлары җитештерү буенча төбәкнең бу эре предприятиесе Латвиягә 55,63 мең тоннадан артык үсемлек азыгы экспортлаган.

Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» гомумдәүләт максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 елдагы белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.

Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас