Башкортстан предприятиесе Швейцариягә 20 тонна арпа, тары һәм карабодай ярмасы экспортлаган, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Ярмаларга лаборатор экспертиза “Россельхознадзор” карамагындагы сынау лабораториясендә узган.
Энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Башкортстаннан ярмалар Швейцариягә озатылган.
Башкортстанның он тарту предприятиеләре бу елның 10 аенда Әзербайҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстанга 25,36 мең тонна он саткан. Бу бер ел элек булганнан 10,7 мең тоннага күбрәк.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» гомумдәүләт максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты —2030 елга чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.
Фото: «Башинформ»