

Заманча медицина учреждениесе пациентларга сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. ФАПта процедура кабинеты, гомум практика табибының кабул итү һәм ЭКГ үткәрү бүлмәләре бар. Инвалидлар өчен керү урынында пандус урнаштырылган.
Бу - агымдагы елда ачу планлаштырылган өч ФАПның икенчесе. Бүген Федоровка районында модульле 12 фельдшер-акушерлык пункты һәм 1 табиблык амбулаториясе эшли, — ди Федоровка районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Хәбибуллин.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп максаты — гомер озынлыгын арттыру. 2030 елга аны - 78, ә 2036 елга 81 яшькә җиткерү планлаштырыла. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча эш алып барыла.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча шушы ел башыннан гамәлгә ашырыла.
Фото: Федоровка районы хакимияте.