+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авылда яңа мәдәният йорты булачак!

Башкортстанда күпфункцияле авыл мәдәният йортын тапшыруга әзерлиләр.

Авылда яңа мәдәният йорты булачак!Авылда яңа мәдәният йорты булачак!
Авылда яңа мәдәният йорты булачак!

Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты тапшыруга әзерләнә, дип хәбәр итте Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.

Яңа мәдәният йортында барлык төзелеш эшләре тәмамланган, җиһазлар урнаштырылган. Хәзер объектны тикшерү белән Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге шөгыльләнә.

"Урындагы халык бу үзәкне бик көтә — зур, ныклы авыл, ә монда үз клубы булмаган. Ул авыл халкын җәлеп итү үзәге, мәдәни һәм мәгариф чаралары, иҗтимагый очрашулар өчен уңайлы урын булыр дип өметләнәбез", — ди Артем Ковшов.

Билгеле булуынча, мәдәният йорты планы «АС-Проект» проект институты тарафыннан эшләнгән, генподрядчы булып «Капитал Строй» җәмгыяте тора. Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе, җиһазларны санамаганда, 126,14 миллион сум тәшкил иткән (контрактның башлангыч бәясе 127,78 миллион).

Яңа Мөслимдә 1 меңгә якын кеше яши. Алар өчен яңа мәдәният йорты иске авария урынына «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. 2021 елда Башкортстан Башлыгы яңа мөслимлеләргә яңа мәдәният йортын вәгъдә иткән иде. Радий Хәбиров анда баргач, авыл халкы аларның мәдәният йорты инде биш ел ябык торуы, барлык чараларга да күрше авылга йөрергә туры килүе турында сөйләгән иде.

 

Фото:телеграм-канал / Артем Ковшов

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас