+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

СВОда катнашучылар эшсез калмаячак

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Кадрлар" гомумдәүләт проекты кысаларында, Нефтекамада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, аларның мәшгульлегенә булышлык итүгә зур игътибар бирелә.

СВОда катнашучылар эшсез калмаячакСВОда катнашучылар эшсез калмаячак
СВОда катнашучылар эшсез калмаячак
Күптән түгел биредә Башкортстан Хөкүмәтенең шушы мәсьәләгә багышланган күчмә утырышы узды.

- Мәшгульлек хезмәте СВОның һәр катнашучысы белән актив режимда шәхси эш алып бара. Махсус операция зонасыннан Нефтекамага кайткан 89 сугышчының 70е уңышлы эшкә урнаштырылды, 6 ветеран үз эшен ачты, 1 кеше яңа һөнәр үзләштерә, 6 сугышчы тернәкләндерү курсы уза һәм сәламәтлекләрен тергезә, — диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Эшкә урнаштырылмаган һәркем буенча эш эзләүнең шәхси планы әзерләнгән. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстенлекле тәртиптә белем бирү сертификатлары бирелә. Моннан тыш, «Кадрлар» гомумдәүләт проекты кысаларында мәшгульлек хезмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштырырга әзер эш бирүчеләр реестрын алып бара.

СВОда катнашучыга муниципаль дәрәҗәдә депутат корпусы исәбеннән куратор беркетелә, ә ул үз эшен ачарга теләгән очракта — гамәлдәге эшкуарлар арасыннан остаз беркетелә.

Фото: "СРК нацпроекты"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас