+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Сәхнәдә - "Фарман ханым"!

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында «Фарман ханым» спектакленең премьерасы узды.

Сәхнәдә - "Фарман ханым"!Сәхнәдә - "Фарман ханым"!
Сәхнәдә - "Фарман ханым"!


Үзбәк язучысы, драматург Сәет Әхмәднең мәшһүр пьесасы буенча музыкаль комедияне чакырылган режиссер Уланморза Карыпбаев куйган.

Спектакльнең сюжеты буенча Фарман ханым - хәстәрлекле ана, сөйкемле ханым һәм "ут" бианай. Аның җиде улы һәм алты килене бар, алар аның кушканнарын берсүзсез үти. Җиденче килен исә бианасын үзгәртергә тели һәм план-бунт уйлап таба...

Музыкаль комедия жанрындагы спектакль тамашачыларны үзбәк мәдәниятенең чагу дөньясына, күңелле җырларга һәм дәртле биюләргә чумдыра.

Спектакль Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында сәхнәгә чыгарылды.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас