

42 тимер юл вагонына төялгән майлы культура партиясе күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән. Сайлап алынган җитен үрнәкләре барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләр узган.
"Энтомологик, гербологик, гельминтологик һәм микологик экспертиза нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар майлы җитен үрнәкләрендә ачыкланмады. Үсемлек продукциясе импортлаучы ил таләпләренә тулысынча туры килә", - диелә "Россельхознадзор"ның республика буенча идарәсе хәбәрендә.
Фото: bashinform.ru