Башкортстанда, «Туризм һәм кунакчыллык» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, туристик җиһазлар сатып алуга дәүләт ярдәме тагын тугыз эшкуарга биреләчәк. Бу хакта Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министрлыгында хәбәр иттеләр.
Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министрлыгында республика территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерү инвестпроектларын гамәлгә ашыруга грантлар бирү буенча комиссия утырышы булды.
Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме туризмны үстерүдә зур роль уйный, чөнки өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм туристлык инфраструктурасын үстерергә мөмкинлек бирә.
«Мондый чаралар төбәк икътисадын ныгытырга, ял итүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итә һәм республиканы туристлар өчен тагын да кызыклырак итә», — дип билгеләде Светлана Верещагина.
Утырышта 16 гариза каралды, аларның тугызы хупланды һәм бизнесны үстерүгә финанс ярдәме алачак. Аерым алганда, прокат пунктларын ачу планлаштырыла, анда туристлар көймәләрне, катамараннарны, сапбордларны, вейкбордларны, велосипедларны, скандинавия йөреше өчен таякларны, чаңгыларны, тимераякларны, тюбингаларны һәм башка төр җиһазларны арендага ала алачак. Болар барысы да туристлык базалары хезмәтләре спектрын киңәйтергә, кышын да, җәен дә төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү һәм актив ял итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге тугыз проектны гамәлгә ашыру 27 яңа эш урыны булдыруны күздә тота.
Шул ук вакытта Русия субъектларын сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстан 2025-27 елларда туризм өлкәсендә 735 миллион сумлык федераль бердәм субсидия бирү буенча җиңүчеләр рәтенә керде. Республикада 34 проект грант ярдәме алды, шул исәптән 27се — туринфраструктураны үстерүгә, бишесе —чараларны алга этәрүгә, икесе — шәһәрләрнең туристлык үзәкләрен төзекләндерүгә.
Фото: bashinform.ru