+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Абзай авылында ФАП ачылды

“Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Кыйгы районы Абзай авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр иттеләр районы хакимиятендә.

Абзай авылында ФАП ачылдыАбзай авылында ФАП ачылды
Абзай авылында ФАП ачылды
Учреждение сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган, шул исәптән аны заманча техника белән тәэмин ителгән. Яңа ФАПта 330дан артык авыл кешесенә хезмәт күрсәтеләчәк.

"Бу пункт – халык өчен бик мөһим, анда беренчел медицина-санитария ярдәме һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге тәэмин ителә. Модульле ФАПларны ачу — районыбызда тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм анда яшәүчеләрнең барысына да тиешле дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итүгә тагын бер адым”, - дип билгеләп үтте Кыйгы районы хакимияте башлыгы Салават Фәткуллин.

Фото: национальныепроекты.рф
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас