

Аңа ярашлы, Мәләвез районы Германиягә карабодай ярмасы озата.
Белгечләр тарафыннан алынган карантин продукциясе "Россельхознадзор" карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә экспертиза узган.
"Энтомологик һәм гербологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Карабодай ярмасы Евросоюз илләренең фитосанитар хәвефсезлек таләпләренә туры килә. Фитосанитария сертификаты бирелде", - диделәр күзәтчелек ведомствосында.
Фото: "Башинформ"