Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның идарә командасы төбәктә автотранспорт магистральләрен ремонтлауга һәм төзүгә иң җитди игътибар бирә, килеп туган проблемалар оператив рәвештә хәл ителә.
Ишембай районында “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск юлының 5 километр озынлыктагы участогы ремонтланды. Яңавыл белән Ишәй арасында юлчылар иске асфальтны алды, яңа тигезләүче катлам һәм өслек җәйде. Шулай ук юл чите ныгытылды, юл билгеләре куелды.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова сүзләренчә, Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск трассасы Ишембай, Бөрҗән, Белорет, Әбҗәлил районнары халкы өчен зур әһәмияткә ия. Ул шәһәрләрне һәм авылларны тоташтыра, Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе арасында элемтә тәэмин итә. Бу маршрут буенча ел саен туристлар Банное күленә, “Абзаково” тау чаңгысы курортына һәм башка ял итү урыннарына бара. Шуңа күрә юлчылар трассаның торышын контрольдә тота, аны планлы рәвештә ремонтлый.
Элегрәк Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск трассасында Макардан Колгынага кадәр 8,4 километр юлның өч участогы капиталь ремонтланган иде.
Учалы районында да “Тормыш өчен инфраструктура” проекты кысаларында 3 километр озынлыктагы Белорет – Учалы – Миәс юлы төзекләндерелгән. Комсомольск белән Курама арасындагы участокта юл нигезен ныгытканда подрядчы оешма ресайклинг технологиясен кулланган. Аннары ике катлам асфальт-бетон җәелгән, юл чите ныгытылган, юл билгеләре урнаштырылган.
Любовь Минакова билгеләп үтүенчә, Белорет – Учалы – Миәс юлы Белорет һәм Учалы районнары аша уза, анда 165 меңгә якын кеше яши. Бу юл аша кече авыллар халкы район үзәкләренә – Белоретка һәм Учалыга барып җитә, шулай ук “Урал” М-5 федераль трассасына һәм Чиләбе өлкәсенә чыга ала.
Стәрлетамак районында шул ук проект кысаларында Яңа Барятино авылына керү юлында асфальт яңартылган. Эшләр 2,27 километр озынлыктагы участокта башкарылган. Юлчылар ресайклинг технологиясе буенча нигезне ныгыткан, ике катлам асфальт-бетон җәелгән.
Министр сүзләренчә, бу юл Муравей һәм Яңа Барятино авыллары аша уза, анда 800дән артык кеше яши. Яңартылган юл мәктәпкә, балалар бакчасына, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә һәм башка мөһим объектларга уңайлы юлны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, әлеге юл Р-240 “Уфа – Ырынбур” федераль трассасына илтә.
Чишмә районында кече авылларны Уфа-Чишмә трассасы белән тоташтыручы Кара-Якуп – Петрәй юлын ремонтлау тәмамланды. “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Новотроицкий белән Ибраһим арасындагы 1,7 километр юл өслеге яңартылды.
Любовь Минакова әйтүенчә, Чишмә районында 50 меңгә якын кеше яши. Бу район халкы өчен мөһим маршрут, ул район үзәге Чишмәгә һәм республика башкаласы Уфага илтә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, юл төзүчеләр кече авылларда яшәүчеләрнең транспорт белән файдалану мөмкинлеген яхшырту өстендә актив эшли.
Быел “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 350 километрга якын юл һәм 1260 метр ясалма корылманы ремонтлау планлаштырыла. Бу узган ел “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән күләмнән бер ярым тапкыр күбрәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.