

Подрядчы Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Ишембай — Воскресенское — Мәләвез юлының 6 чакрымына капиталь ремонт үткәргән. Бу - Мәләвез районының Воскресенское авылы белән Ишембай районының Кузнецовский хуторы арасындагы участок.
Элек юл гравий белән түшәлгән булган, хәзер монда асфальт-бетон. Шулай ук, участокта суүткәргеч торбалар урнаштырылган.
Ишембай һәм Мәләвез районнарында 160 меңнән артык кеше яши. Ике районны тоташтыручы трассаны ремонтлау 2023 елда республика Башлыгы кушуы буенча башланган иде. Нәкъ менә шушы юл буенча туристлар 18нче гасырның тарихи һәм архитектур һәйкәлләре булган борынгы бакыр эретү заводлары белән танылган Воскресенское һәм Верхотор авылларына барып җитә алачак.
Фото: bashinform.ru