Республиканың бүгенге мәдәнияте аның киләчәк үсешенең инновацион икътисад таләпләренә һәм республика халкы өчен мәдәни хезмәтләр һәм уңайлыклар алу мөмкинлегенә юнәлтелгән заманча моделен формалаштыру этабында. Шул ук вакытта халыкның мәдәни кыйммәтләргә, республика халыклары мирасына тигез керү хокукына гарантияләр сакланырга тиеш. Мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрен модернизацияләүгә, аларның матди-техник базасын ныгытуга, халыкның барлык катламнарын мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә, талантлы балаларга ярдәм итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә, күрсәтелүче хезмәтләрнең көндәшлеккә сәләтлелегенә беренчел игътибар бирелә.
“Сез – заман кыйммәтләрен раслаучылар”
Уфага Креатив индустрия мәктәпләренең III Бөтенрусия съездында гамәли проект эшчәнлеге турында фикер алышу өчен Русия Федерациясенең 52 субъектыннан 170тән артык җитәкче, укытучы, эксперт һәм белгеч килде.
Әлеге съезд Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусының Геном үзәге базасында, шулай ук Башкорт дәүләт курчак театры мәйданчыгында узды.
Илнең 65 төбәгендә барлыгы 113 креатив индустрия мәктәбе бар, аларда 12-18 яшьлек 16 меңнән артык бала уникаль белем ала. Шундый 3 мәктәп Башкортстанда эшли, алар Уфа сәнгать училищесы, Стәрлетамактагы Мәдәният һәм сәнгать колледжы һәм Камил Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжы базасында урнашкан. Аларда 500 бала шөгыльләнә.
– Креатив индустрияләр темасына без аерым әһәмият бирәбез, мин үзем аның белән даими шөгыльләнәм. Без бу юнәлеш буенча җиде пилот муниципалитет билгеләдек, аларда креатив мохит инде яхшы үсеш алды. Алга таба башка районнар да җәлеп ителәчәк, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Форум программасына лекцияләр, эксперт һәм гамәли сессияләр, остаханәләр узды. Аерым игътибар белем бирү һәм проект эшчәнлегенә ясалма интеллект кертүгә, педагогик коллективларның санлы грамоталылыгын арттыруны яңа алымнар белән баетуга һәм проект эшендә технологияләрне имин һәм нәтиҗәле куллану сценарийларына бирелде. “Ay YOLA” музыкаль коллективы белән әһәмиятле очрашу булды. Төп тема булып этномузыканың креатив үсеше һәм уникальлеген ассызыклау торды.
Башкортстан Республикасында беренче тапкыр креатив индустрияләр өлкәсендә премия булдырылды.
“Алтын битлек” номинантлары булдылар
Башкортстан театрлары “Алтын битлек” театраль премиясе номинантлары исемлегенә керде. Алар арасында Уфа “Нур” татар дәүләт һәм Башкорт дәүләт курчак театрлары бар.
2024-25 елгы сезонның “Иң яхшы спектакль” номинациясендә төрле жанрдагы 58 постановка тәкъдим ителгән. Катнашучылар арасында – Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Төмән, Уфа, Ярославль һәм Русиянең башка шәһәрләре театрлары.
“Тау” спектаклен тәкъдим иткән “Нур” театры “Иң яхшы спектакль. Драма театры. Зур форма” номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы булды. Аны сәхнәгә Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туган Илдар Юзеев әсәре буенча Казан режиссеры Айдар Җаббаров куйган.
Спектакльдә Башкортстанның халык артистлары Рушат Мөдәрисов, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Айнур Баянов һәм башкалар катнаша, видеорәссамы Игорь Домашкевич, яктылык буенча рәссам — Ольга Окулова, пластика буенча режиссер Софья Гуржиева, рәссам-куючы — Булат Ибраһимов.
“Алтын битлек” премиясенә Русиянең 83 төбәгеннән һәм 454 театрдан барлыгы 789 гариза килгән. Җиңүчеләрне 2026 елның июнендә Омскида тантаналы чарада атаячаклар.
Башкорт дәүләт курчак театрының Михаил Булгаковның “Яшь табиб язмалары” хикәяләр циклы буенча куелган “Мисыр караңгылыгы” спектакле “Курчак театры” номинациясендә тәкъдим ителде. Режиссер Елена Котихина белән бергә спектакль өстендә рәссам-куючы Ирина Уколова, яктылык буенча рәссам Елена Древалева, композитор Александра Костырева эшләделәр. Пьесаны Новосибирск драматургы Елена Гилева язган.
“Пушкин картасы” программасында – әйдәүчебез!
Быел Мәскәүдәге Пашков йортында “Пушкин картасы. Премия” җиңүчеләрен беренче тапкыр бүләкләү узды. Башкортстан “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләр арасында.
Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе иң яхшы төбәк концерт мәйданчыгы дип табылды. Җиңүче оешмалар дүрт критерий буенча билгеләнде: катнашучылар күплеге, үткәрелгән чаралар саны, билетның уртача бәясе һәм программа кагыйдәләрен үтәү.
Программада катнашучы мәдәният оешмаларының һәм карталарның өлеше, шулай ук проекттагы актуаль чаралар саны һәм максатлы аудиториягә мең кешегә сатылган билетлар кебек эш күрсәткечләре бәяләнде. Шулай ук, Татарстан, Кемерово, Ырынбур, Түбән Новгород, Новгород, Брянск, Белгород, Ростов һәм Курган өлкәләре дә иң яхшылар исәбендә.
“Пушкин картасы” ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә кертелде.
Шул ук вакытта...
Уфаның Көрәш сараенда Башкортстанда креатив индустрияләр өлкәсендә беренче “Иҗат итүчеләр” премиясен тапшыру тантанасы үтте.
Премия республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә куелды. Аның максаты – төбәктә креатив өлкә вәкилләре эшчәнлеген популярлаштыру һәм аларның нәтиҗәләрен комплекслы яктырту. Беренче премиягә 10 номинация буенча 400дән артык гариза кабул ителгән. Жюри 30 финалистны сайлап алган, шулардан Оештыру комитеты 10 лауреатны билгеләгән.
Чара алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Креатив икътисад” җәмгыяте президенты Марина Монгуш белән Көрәш сарае фойесында оештырылган күргәзмә экспозициясен карады.
Башкортстан шәһәрләре һәм авыллары үсеше институты республиканың соңгы берничә елда үзгәргән иҗтимагый киңлекләрен тәкъдим итте. Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстан – уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча Бөтенрусия конкурсы лидерларының берсе.
Төбәк җитәкчесе креатив индустрияләрнең икътисадның мөһим өлешенә әверелүен ассызыклады.
– Иҗади, интеллектуаль продуктны сату гына мөһим түгел. Сезнең иңнәрдә зур җаваплылык ята, – диде Радий Хәбиров. – Креатив берлек вәкилләре җәмгыятьнең эмоциональ, әхлакый халәтенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә сез шундый кыйммәтләрне раслыйсыз яисә кире кагасыз. Һәм без моны бик яхшы аңлыйбыз.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.