

Аскын үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илдар Шакиров аңлатканча, амбулатория авыл халкына һәм якындагы 14 торак пунктта яшәүчеләргә – барлыгы 2 300дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Модульле бинада кирәкле медицина җиһазлары, көндезге стационар, процедура һәм прививка кабинетлары бар. Пациентлар янына чыгу өчен үз автомобиле бар.
Башкортстан Башлыгы табибларның эш шартлары белән танышты, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Әле берничә ел элек кенә республикада күп кенә фельдшер-акушерлык пунктлары мич белән җылытыла торган иске биналарда урнашкан иде. Ә хәзер вәзгыять үзгәрде. Мисал өчен, Аскын районында ФАПларны модернизацияләү программасын төгәллиләр – аларның барысы да диярлек яңартылган, – дип ассызыклады Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә.
Фото: glavarb.ru