

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Тәтешле районына эш сәфәре удмурт телен өйрәтүче полилингваль күппрофильле яңа мәктәптән башланды.
Аны Яңа Тәтешле авылындагы урта мәктәп базасында төзегәннәр —Русия Президенты башлангычы белән федераль программа буенча капиталь ремонт үткәргәннәр, ул быелдан «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектына керә.
Уку йорты агымдагы елның 1 сентябрендә ачылган. Башкортстанда бу инде унынчы полилингваль мәктәп. Ремонт кысаларында электромонтаж эшләре башкарылган, җылыту системасы алыштырылган, яңа ишекләр куелган, идәннәр, стеналар һәм түшәмнәр ремонтланган, фасад тышланган, шулай ук мәктәп территориясе төзекләндерелгән. Мәктәп бинасы яңа җиһазлар һәм заманча ашханә җиһазлары белән тулыландырылган. Капиталь ремонт бәясе 64,9 миллион сум тәшкил иткән.
Мәктәп директоры Дмитрий Афризонов әйтүенчә, мәктәптә 116 бала белем ала. Радий Хәбиров уку кабинетларын карады, анда укытучылар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук ашханәдә, спорт һәм актлар залында булды. Полилингваль сыйныфлар кабинетлары һәм мәктәп формасы милли удмурт орнаменты белән бизәлгән. Капиталь ремонттан соң якты интерьерлар, функциональ ял итү зоналары һәм мотивлаштыручы цитаталар барлыкка килгән.
Дәресләр билингваль нигездә: урыс һәм удмурт телләрендә алып барыла.
Бүген Удмурт теле 18 мәктәптә өйрәнелә, шуларның 6сы – Тәтешле районында. Билгеле булуынча, Радий Хәбиров 2022 елның сентябрендә Туган тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара форумында удмурт телен өйрәтүче полилингваль мәктәп булдыру турында игълан итте. Тәтешле районында удмурт телен өйрәтүче полилингваль күппрофильле мәктәп ачу турындагы карар Башкортстан Башлыгының 2023 елның гыйнварындагы эш сәфәре барышында кабул ителде.
Фото: glavarb.ru