«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Кушнаренко − Чакмагыш — Бакалы юлының 5,1 километры ремонтланды. Бу хакта Башкортстанның Транспорт министрлыгында хәбәр иттеләр.
Сүз Яңа Балтач авылы янындагы юл участогы турында бара. Юлчылар искергән өслекне фрезерлаганнар, ресайклинг технологиясе буенча нигезне ныгытканнар, асфальт-бетон өслекне яңартканнар, юл кырыйларын ныгытканнар һәм билгеләр куйганнар. Өстәмә рәвештә эшчеләр тукталыш мәйданчыгын яңарткан һәм 2 чакрымга сузылган яңа барьер киртә урнаштырган.
Кушнаренко — Чакмагыш —Бакалы автомобиль юлы республиканың терәк юл челтәренең бер өлеше булып тора. Ул урындагы халыкка район үзәкләренә барып җитәргә һәм Р-240 Уфа — Ырынбур федераль трассасына, М-12гә керү юлына чыгарга мөмкинлек бирә.
"Шуның аркасында биредә хәрәкәт интенсивлыгы югары - көн саен 2700дән артык автомобиль уза. Шуңа күрә бу юлны нормативларга туры китерү мөһим иде", — дип ассызыклый транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Фото: пресс-служба / минтранс Башкирии