

– Быел 12 муниципалитетта 39 бина ремонтланды: 2 балалар бакчасы, 35 мәктәп һәм 2 колледж. Бу максатларга 2,2 млрд сумга якын акча юнәлтелгән. Аларның төп өлешен федераль бюджет акчалары тәшкил итте. Барлык объектлар да билгеләнгән срокларда тапшырылган. Шунысы мөһим, балалар заманча, уңайлы һәм куркынычсыз биналарда белем ала. Киләсе елда инде 53 бинаны ремонтлауга керешергә планлаштырабыз. Бу - 6 балалар бакчасы, 41 мәктәп һәм 6 колледж, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
2025 елда республика капиталь ремонт буенча федераль программада катнашуын дәвам итте. «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда 35 мәктәп бинасы комплекслы ремонтланды. Шулай ук кирәкле яңа укыту һәм технологик җиһазлар сатып алынды һәм монтажланды.
Фото: pravitelstvorb.ru