+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урманнар шауласын!

Башкортстан "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында утыртылган агачлар саны буенча лидер субъектлар рәтендә.

Урманнар шауласын!Урманнар шауласын!
Урманнар шауласын!

Агымдагы елда "Хәтер бакчасы" һәм "Урманны саклыйк" акцияләре барышында 1,5 миллионнан артык кеше 100 миллионнан артык яңа агач утырткан. Бу хакта "Хәтер бакчасы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Әлбәттә, урманнарны тергезүдә волонтерлык проектларының әһәмияте зур. "Урманны саклыйк" һәм "Хәтер бакчасы" масштаблы акцияләре агымдагы елда гына да 1,5 миллионнан артык кешене берләштерде. Әлеге чаралар исәбенә Русиядә 100 миллионнан артык яңа агач барлыкка килде", - диде үзенең юлламасында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев.

Бу ел әһәмиятле булды, чөнки урман утырту Җиңүнең 80 еллыгы юбилей елында һәм Ватанны саклаучылар елында узды, дип өстәде "Хәтер бакчасы" коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Вячеслав Харламов. Герой-шәһәрләрдә, шулай ук илнең тарихи төбәкләрендә истәлекле аллеялар барлыкка килде. "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында 80 илдә агач утыртылды.

"Хәтер бакчасы" акциясендә лидер төбәкләр булып Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Дагыстан, Красноярск крае, Луганск Халык Республикасы танылды.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас