+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уңган ханым социаль контракт буенча мини-ферма ачкан

Дуван районыннан Фәридә Муллаева дәүләт ярдәме белән яшь кош-корт үрчетү буенча ферма оештырган.  

Уңган ханым социаль контракт буенча мини-ферма ачканУңган ханым социаль контракт буенча мини-ферма ачкан
Уңган ханым социаль контракт буенча мини-ферма ачкан

Авыл хуҗалыгы кошларын инкубацияләү өчен җайланмалар сатып алырга социаль контракт ярдәм иткән.

Ел башыннан «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында адреслы социаль ярдәм программасы буенча республиканың 4 меңгә якын кешесе дәүләттән ярдәм алды.

- Безнең республика үз бизнесын булдырырга, шулай ук шәхси хуҗалыкларын үстерергә теләүче гражданнарның башлангычларына ярдәм итүдә контрактлар саны буенча алдынгы позициядә тора. Бүген Башкортстанның 1100дән артык гаиләсе үз хуҗалыкларын керем чыганагына әйләндерде һәм 215 млн сумга якын дәүләт ярдәме алды, - дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28065/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас