Спорт белән шөгыльләнү өчен урын булдыру - «Русия спорты» дәүләт программасы бурычларының берсе.
Бассейнда 25 метрлы өч сукмак бар, ул заманча су чистарту системасы белән җиһазландырылган. Анда шулай ук чишенү, душ бүлмәләре һәм сауна оештырылган.
Объектның үткәрү мөмкинлеге — сәгатенә 40 кеше. Анда йөзү, су гимнастикасы буенча күнегүләр үткәрергә һәм спортчыларны ярышларга әзерләргә була.
— Бассейн — Федоровка районының 90 еллыгына барлык халкыбызга да менә дигән бүләк, аны без Яңа ел алдыннан алабыз. Бу авырлыкларга карамастан, районның яшәвен, үсешен һәм яхшы перспективаларга ия булуын күрсәтә. Объект авыл кешеләренең тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрәчәк һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәчәк, — ди Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов.
«Русия спорты» дәүләт программасы физик активлык белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга һәм яхшыртуга, киңкүләм спортны популярлаштыруга һәм русиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Программа Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Фото Федоровка районы хакимиятеннән.