Элек алар Беренче Май һәм Урал урамнарындагы авария хәлендәге йортларда яшәгән. Яңа фатир ияләре шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан биш катлы яңа йортка күченгән.
Башкортстан Төзелеш министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу гражданнар «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасының яңа этабында катнашкан.
Йорт Торак төзелешен үстерү фонды тарафыннан төзелгән. Бу - Дүртөйле районында ташламага ия булучылар өчен каралган 11нче күпфатирлы йорт.
Фото: Башинформ