-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының нәтиҗәләре нинди?

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты, утырышны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уздырды. Көн тәртибендә - «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында эшнең беренчел нәтиҗәләре.

«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының нәтиҗәләре нинди?
«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының нәтиҗәләре нинди?

Вице-премьер ассызыклаганча, агымдагы елда илдә 28 мең чакрым юлны ремонтлаганнар, реконструкцияләгәннәр һәм төзегәннәр. Бу бер ел элек булганнан 14 процентка күбрәк, 213 миллион квадрат метр асфальт түшәлгән.

Шул ук вакытта федераль һәм төбәк юллары буенча барлык план күрсәткечләренә ирешелгән. Шулай итеп, норматив халәттә Федераль юллар өлеше – 74,2 процент, терәк челтәренә керүче юллар – 75 процент, эре шәһәр агломерацияләренең юл челтәрләре – 85 процент, төбәк юллары - 56,5 процент тәшкил итә.

- «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның беренче елы тәмамлана, ул якындагы 6 елга безнең эшнең төп векторына әверелде. Беренче чиратта, ул төбәкләрдә уңайлы тормыш өчен кирәкле барлык әйберләр барлыкка килүгә юнәлдерелгән, – диде Марат Хөснуллин.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үтүенчә, Хөкүмәт комиссиясе утырышлары төбәкләрне үстерү буенча стратегик һәм агымдагы бурычларны оператив хәл итәргә ярдәм итә.

– Коммуналь инфраструктураны төзекләндерү, модернизацияләү, юлларны ремонтлау һәм төзү, торак һәм социаль объектлар төзү – боларның барысы да Президент һәм хөкүмәт ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас