Йорт 3 катлы һәм 24 фатирдан тора. Аның мәйданы 1,3 мең кв. метрдан артык. Ул авыл үзәгендә, мәктәптән һәм башка социаль объектлардан ерак түгел урнашкан.
Ел башыннан республикада 779 ятим бала яңа фатирлар белән тәэмин ителгән, дип билгеләп үтелә. Ел ахырына кадәр бу санны 950 кешегә җиткерү планлаштырыла.
“Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру. Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Фото: национальныепроекты.рф