-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстанда медицина үсештә

Бу юнәлештәге стратегик максатларны тормышка ашырырга гомумдәүләт проектлары ярдәмгә килә

Декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Аскын районына эш сәфәре вакытында үзәк район дәваханәсенең яңа поликлиникасын ачуда катнашты. Видеоэлемтә режимында яңа медицина учреждениесе эшенә Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко старт бирде. Шул ук көнне төбәк җитәкчесе районда фельдшер-акушерлык пунктларын модер­низацияләү барышын тикшерде һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Сәламәтлек саклауны үстерү буенча советның күчмә утырышын үткәрде.

Радий Хәбиров шулай ук “Озайлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән Аскын үзәк район дәваханәсенең яңа поликлиникасын карады. Объектның гомум мәйданы – 4 мең квадрат метр.

Биредә балалар һәм өлкәннәр бүлек­ләре эшләячәк. Балалар бүлегендә учас­ток педиатрлары, оториноларинголог, офтальмолог кабинетлары һәм башка кирәкле диагностика лабораторияләре җиһазлан­дырылган. Өлкәннәр бүлеге консультация-диагностика блогын, шулай ук киң спектрлы лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр үткәрү кабинетларын үз эченә ала. Шулай ук ашыгыч ярдәм, процедуралар һәм фильтр-бокс кабинетлары бар. Объектны төзегәндә киртәләрсез мохит оештыруга зур игътибар бирелгән.
Радий Хәбиров полик­ли­ника табиблары һәм медицина персоналы белән дә аралашты. Үзәк район дәваханәсе баш табибы Илдар Шакиров ассызык­лавынча, учреждение белгечләр белән тулысынча тәэмин ителгән.

Тармакны кадрлар белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, Башкортстан Башлыгы авылда медицина хезмәткәрләре кытлыгын киметүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

– Без авыл медицинасының беренчел звеносын планлы рәвештә табиблар белән тулыландырабыз. “Авыл фельдшеры” һәм “Кече медицина оешмалары өчен табиблар” программалары уңышлы эш­ли. Без бу башлангыч­лар­ны га­мәл­гә ашыруны дәвам итә­чәк­без. Мәсьәлә­не хәл итүгә муниципалитетлар башлыклары да җәлеп ите­лергә тиеш.

– Бүген без илебездә дүрт яңа учре­ж­дение ача­быз. Бу без­нең ил Пре­зи­денты игълан иткән төп милли максатыбызны – халыкны саклап калу, сә­ла­мәт­лекне ныгыту, кешеләрнең иминлеген арттыру, гаиләгә ярдәм итүне тормышка ашыруга тагын бер өлеш кертү, – диде Татьяна Голикова.

– Башкортстанда гомумдәүләт проектлары муниципалитетлар тормышын тамырдан үзгәртә. Бүген Аскын районында без сменасына 250 кешегә исәпләнгән заманча поликлиника ачабыз. Бу объект сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модер­ни­зацияләү программасы кысаларында гамәлгә кертелә. Аннан районда яшәүче 17 меңнән артык кеше файдаланачак, – дип ассызыклады Михаил Мурашко.

Башкортстан Башлыгы Русия Хөкүмәтенә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына республика башлангычларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

– ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ ҺӘМ БЕРЕНЧЕЛ ЗВЕНОНЫ МОДЕР­НИЗАЦИЯЛӘҮ КЫСАЛАРЫНДА, АСЫЛ­ДА, ЛАНДШАФТ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУНЫҢ БӨ­Т­ЕН ИНФРАСТРУКТУРАСЫ ҮЗ­ГӘРӘ. БЕЗ МОНЫ РЕСПУБЛИКАБЫЗДА СИЗӘБЕЗ. ЯҢА ЕЛГА КАДӘР АВЫЛ РАЙОННАРЫНДА ТАГЫН БИШ ПОЛИКЛИНИКА АЧАРГА НИЯТЛИБЕЗ. БЫЕЛ ГЫНА ДА 134 МОДУЛЬЛЕ ФАП ҺӘМ ТАБИБ АМБУЛАТОРИЯСЕН ФАЙДАЛАНУГА ТАПШЫРДЫК, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәх­мәтуллин беренчел звеноны ныгыту өч юнәлеш буенча алып барылуы турында белдерде: инфраструктура, кадрлар һәм процесслар.

Медицина учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау белән бер­рәттән, алар өчен яңа заманча җиһазлар сатып алына. Агымдагы елда 5 мең берәмлек төрле техника кайтарылган, 99 санитар автомобиль сатып алыган.

“Гаилә” гомумдәүләт про­ектының “Ана һәм балаларны саклау” төбәк проекты кысаларында быел республикада Малаяз, Караидел, Балтач һәм Акъяр үзәк район дәваханәләре базасында 4 модульле хатын-кызлар консультациясе ачыл­ган.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Сәламәтлек саклауны үстерү буенча советның күчмә утырышында катнашучылар халыкка медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү, шулай ук колачлы тармак проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру мәсь­әләләре турында фикер алышты.

Радий Хәбиров үз чыгышында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту зарурлыгын билгеләде. Беренче чиратта сүз тиешле инфраструктура булдыру һәм медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү турында бара.

– Соңгы елларда без бина­ларның һәм җиһазларның нык тузуы мәсьәлә­ләрен хәл иттек. Ел ахырына кадәр алты яңа поликлиника ачачакбыз – Бла­говещен, Учалы һәм Яңавыл­­да, шу­лай ук Аскын, Бакалы һәм Әскар авылларында. Моннан тыш, республиканың торак пунктларында 134 модульле об­­ъ­ект – фельдшер-акушерлык пунктла­ры һәм та­биб амбулаторияләре урнаштырылган, – диде Радий Хәбиров. – Беренчел звено инфраструктурасын тулысынча тәртипкә китерүне 2030 елга кадәр планлаштырабыз.

Читайте нас