-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Проект уңышлы гамәлгә ашырыла

2025 елда Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы эшчәнлеге шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга, төбәк гражданнарының уңайлы һәм имин яшәвен тәэмин итүгә, шулай ук ышанычлы һәм өзлексез хезмәт күрсәтүгә юнәлтелде.

Проект уңышлы гамәлгә ашырыла
Проект уңышлы гамәлгә ашырыла
Республикада «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, яңа проект 2025 елның 1 гыйнварында старт алды.

Соңгы 7 елда төбәктә 976 иҗтимагый киңлек үзгәрде. Төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне халык үзе иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча бөтенрусия тавыш бирүендә катнашу юлы белән билгели, бу аларга шәһәр мохитен яхшырту өчен өстенлекле объектларга карата үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 2025 елда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр бишенче кеше үз тавышын бирде.

Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенрусия конкурсында җиңгән территорияләрне төзекләндерү дәвам итә. Конкурста катнашу дәверендә Башкортстаннан 39 проект җиңүче дип табылды, шуларның 29ы инде гамәлгә ашырылган. 39 проектны гамәлгә ашыруга гомуми бюджет 6 млрд сум тәшкил итә, шуның 3 млрд 300 млн сумы – федераль бюджет акчалары.

2025 елда X Бөтенрусия конкурсы йомгаклары буенча Башкортстаннан 5 җиңүче билгеләнде. Проектларны гамәлгә ашыру 2026-2027 елларга планлаштырылган.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас