-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Иглин районында бау паркы ачылды

Ул “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта Иглин районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Иглин районында бау паркы ачылды
Иглин районында бау паркы ачылды
Парк “Сәламәтлек территориясе” иҗтимагый киңлеге территориясендә урнашкан. Анда төрле катлаулылыктагы 15 трасса бар — гадидән экстремальгә кадәр.

Белгечләр күнекмәләр һәм турнирлар өчен профессиональ щитлар һәм боҗралар белән волейбол һәм баскетбол баганалары урнаштырды. Шулай ук, анда шахмат һәм шашка уйнау өчен зона барлыкка килде. Быел яз парк янында яшьләр зонасы да төзелә башлаячак.

“Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты яшьләрнең сәләтләрен үстерүгә һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән. Проект үзәгендә – мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын һәм укыту өчен уңайлы шартлар булдыру. Проект, шулай ук, дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәрен үстерүне һәм “Приоритет 2030” программасы буенча югары уку йортларына ярдәм итүне күздә тота.

Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: национальныепроекты.рф
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас