-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Шаранда хатын-кызлар консультациясе ачылды

Шаран районында «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында хатын-кызлар консультациясе ачылды, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.  

Шаранда хатын-кызлар консультациясе ачылды
Шаранда хатын-кызлар консультациясе ачылды

Учреждение заманча диагностика җайланмалары һәм компьютерлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырылган. Ул бер сменада 42 пациентны кабул итүгә исәпләнгән.

Бина пациентларның уңайлылыгын исәпкә алып проектланган. Аерым алганда, консультациядә иркен көтү зонасы, гардероб һәм балалар өчен уен зонасы каралган.

Шулай ук, учреждениедә ике койкалы көндезге стационар бар. Моннан тыш, консультациядә психолог һәм юрист эшли.

«Гаилә» гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла.

14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә.

Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас