Былтыр Хөкүмәттә узган соңгы киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров икътисадның төп секторлары буенча елның якынча йомгакларын игълан итте. Аның чыгышыннан иң мөһимнәрен җиткерәбез.
Башкортстан Гомумрусия трендлары агымында бара. Икътисади һәм финанс кыенлыкларына карамастан, без икътисадның тотрыклылыгын һәм барлык социаль йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин иттек.
2025 елда яңа гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыра башладык. Гомумән алганда, алар уңышлы старт алды, һәм агымдагы елга максатлы юнәлешләрнең күбесенә ирешелде. Федераль бюджеттан 37 миллиард сум җәлеп ителде һәм, декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, 33 миллиард сумнан артыгы, ягъни 93 проценты, үзләштерелде. Проблемалы урыннар да бар. Мәсәлән, республика, 2024 елда рекорд куеп, 3,3 миллион квадрат метр торакны сафка керткән иде, ә 2025 елда бу санны киметте. 11 айда республикада 2,152 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Моның объектив сәбәпләре бар, һәм Хөкүмәткә бу мәсьәлә өстендә эшләргә кушылды.
Юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр үлеме белән бәйле вәзгыятьне алга таба тамырдан үзгәртү зарур. Декабрь ахырына булган мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар саны 400дән азрак, ә 2018 елда бер ел эчендә 550 кеше һәлак булган иде.
Юлларда чокырларны ямау эшләренең соңлап башлануы да безнең халыкта гадел канәгатьсезлек тудырды. Властьлар моның өчен бик күп тәнкыйть сүзләре ишетте. Моның “Башкиравтодор”га рейдерлык һөҗүме кебек объектив сәбәпләре дә бар, әмма, ни генә булмасын, бу – бик нечкә тема. Әле кыш, юлчыларга инде уйланырга һәм язга әзерләнергә кушылды.
Коммуналь инфраструктураны яңартуга 2027 елга кадәр шактый зур күләмдә акча бүленде –─ 4,2 миллиард сум. Узган елда республикада торак-коммуналь хуҗалык структурасындагы аварияләр белән бәйле шактый инцидент теркәлде. Без монда уникаль түгел, илнең һәр төбәгендә дә коммуналь инфраструктураның таушалу дәрәҗәсе бик югары. Иң күп очраклар күзәтелгән Авыргазы һәм Учалы районнарында бу эшне башкару өчен резерв чаралар бүленде. Проблемаларны комплекслы хәл итү өчен федераль Хөкүмәт белән актив эш алып бару зарур.
Социаль өлкә тотрыклы үсеш кичерә. Без сәламәтлек саклау өлкәсен яңартуны дәвам иттек, дүрт поликлиника һәм дәваханә төзедек, тугызына капиталь ремонт ясадык. Бу – сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш. Дәваханәләр һәм поликлиникалар өчен 100 махсус автотранспорт һәм 5 мең медицина җиһазы сатып алынды. Бик – яхшы һәм лаеклы нәтиҗә.
Мәгариф системасын яңарту буенча күләмле эш башкарылды. 39 балалар бакчасы, мәктәп һәм колледж бинасына капиталь ремонт ясалды. Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге тулысынча тәэмин ителде. Вузара студентлар кампусы проекты планлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Икенче чират кысаларында 2025 елда Геном үзәге һәм “Мәктәп 21” ачылды.
Спортны үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бездә аның белән 2,3 миллионнан артык кеше шөгыльләнә. Без – спорт корылмалары саны буенча илдә лидер. Узган елда бик күп спорт объектларын файдалануга тапшырдык, икесе – эшләнүнең югары стадиясендә. Болар –─ Ишкәкле слаломның икенче чираты һәм Җиңел атлетика манежы.
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча илдә иң яхшы системаларның берсе булдырылды. Бу максатларга бүленгән акча күләме ике тапкыр арттырылды һәм 31 миллиард сум тәшкил итте. Былтыр күрсәтелүче ярдәм чаралары исемлеген киңәйттек – алар бездә 54кә җитте.
Узган елның 9 аенда төп капиталга инвестицияләр күләме якынча 445 миллиард сум тәшкил итте. Ахыргы мәгълүматлар февраль-март айларында гына булачак, гадәттән тыш катлаулы 2025 елның инвестицияләр үсеше белән төгәлләнү ихтималлыгы бар. Ул чагында без имин елларда гына түгел, авыр вакытларда да акча җәлеп итә алабыз, дип әйтә алачакбыз.
Шуны да билгеләп үтү зарур: Башкортстанда инвестиция динамикасы Русиядәге уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек алда барды. Элек инвесторлар республиканы бик якын итми иде, хәзер алар алдында ишекләр ачык, безгә ышаналар, һәм системалы ярдәм тиешенчә эшли. Инвестицион климат торышының дәүләт рейтингында республика икенче ел өченче урынны били.
Сәнәгать тә яхшы үсешә. “Дронофикация рейтингы” дип аталган яңа күрсәткеч барлыкка килде, без анда өченче урынны алып торабыз. Без төбәкләрнең Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт рейтингында җиденче урында, монда алга омтылу өчен урын бар.
Без – индустриаль парклар һәм технопарклар саны буенча лидер. Сәнәгать кластерларын үстерү һәм булдыру буенча Русиядә беренче урында торабыз. Безнең “Алга” махсус икътисади зонасы Русиядә Махсус икътисади зоналарның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча дәүләт рейтингында өченче урынны алды. Безнең “Алга” 2020 елда барлыкка килде, шулай да 2000-05 елларда барлыкка килгән зоналар белән көндәшлек итәбез. Кыска гына вакыт эчендә зур эш башкарылды.
Республикада креатив икътисадны үстерү буенча системалы эш җайга салынды, ярдәм оештыру структурасы, тиешле законнар булдырылды. Хәтта 8 августта билгеләп үтелүче “Креатив индустрияләр көне”н дә булдырдык. Ел йомгаклары буенча, республика Креатив индустрияләр өлкәсендә дәүләт премиясенең иң яхшы төбәкләре өчлегенә керде.
11 ай эчендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 7 процентка артты һәм 266 миллиард сумнан артып китте. Без күптән инде авыл хуҗалыгы плюс белән барыр дип көткән идек. Узган елда 10,8 миллиард сумга 2 мең берәмлектән артык югары җитештерүчәнле техника сатып алынды.
Былтыр республикада туры эфирда Хөкүмәтнең 46 киңәшмәсе уздырылды. Аларда республика тормышының барлык аспектлары буенча диярлек 175 төп мәсьәлә каралды. Аларның биштән бер өлеше социаль өлкәгә һәм сәламәтлек саклауга туры килде. Һәр унынчы мәсьәлә – торак-коммуналь хуҗалыкка, ә һәр унбишенчесе мәгариф һәм авыл хуҗалыгына кагылды. Эш нәтиҗәләре буенча 209 йөкләмә формалаштырылды. Аларның яртысыннан күбрәге үтәлгән дә инде.
Безнең идарә итү командасы җитлеккәнлек, тотрыклылык һәм киләчәккә ышанычлы караш күрсәтә. Уртак бурыч – Башкортстан халкы файдасына эшләүне дәвам итеп, уңай динамиканы саклау.