-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Чираттагы рапс мае Кытайга озатылды

Башкортстанның рапс мае Кытайда зур ихтыяҗ белән файдалана.

Чираттагы рапс мае Кытайга озатылды
Чираттагы рапс мае Кытайга озатылды

Башкортстан Кытайга рапс маеның чираттагы эре партиясен экспортлады, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.

“Россельхознадзор” хезмәткәрләре Кытай Халык Республикасына экспортлау өчен Чишмә районының май экстракцияләү предприятиесе тарафыннан әзерләнгән 946 тонна рапс маен контрольдән үткәрделәр.

Сайлап алынган май үрнәкләре “Россельхознадзор” карамагындагы сынау лабораториясендә барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләр узган.

"Экспертиза нәтиҗәләре буенча карантинлы зарарлы организмнар ачыкланмаган, — дип ассызыклыйлар “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә. - Башкортстан мае импортер ил таләпләренә туры килә һәм Кытайга озатылды"»

Билгеле булуынча, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп, Русия икътисады 2030 елга чимал булмаган энергетика булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда ким дигәндә 70 процентка үсешен тәэмин итәргә тиеш.

 

Фото: пресс-служба / управления Россельхознадзора по РБ, архивное фото

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас