Учреждениедә акушер-гинекологларның ике кабинеты бар, алар 11 меңнән артык хатын-кызга хезмәт күрсәтә ала. Эш өч табиб участогы буенча оештырылган. Шулай ук, медицина-социаль, терапия, профилактик тикшеренүләр һәм диагностика үткәрү өчен анда карау, ультратавыш диагностикасы һәм функциональ диагностика кабинетлары бар,
процедура кабинеты һәм манипуляция бүлмәсе, ике койкалы көндезге стационар, регистратура һәм бала табуга психопрофилактик әзерлек кабинеты да эшли.
«Гаилә» гомумдәүләт проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирүче «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.