Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында социаль хезмәт күрсәтелә — авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен товарларны бушлай прокатка бирү. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль ярдәм министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2025 елда «Гаилә» үзәкләре базасында прокат пунктларына 317 гаилә мөрәҗәгать иткән, ә 2023 елдан барлыгы 1340 гаилә ярдәм алган.
Иң популяр товарлар — балалар товарлары (караватлар, комодлар, ванналар, коляскалар, автокреслолар һәм автолюлькалар, ашату өчен утыргычлар, ходунки, чаналар, велосипедлар һәм башкалар). Шулай ук торакны ремонтлау өчен инструментлар алырга теләүчеләр дә күп.
Фото: bashinform.ru