-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яшь чыршыларны кисмәгез!

Башкортстанда былтыр "Чыршы-2025" операциясе узды. Урман рейдлары Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатында оештырылды, дип хәбәр итә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Яшь чыршыларны кисмәгез!
Яшь чыршыларны кисмәгез!

Ведомство белгечләре сүзләренә караганда, кайберәүләр биек агачларны соңыннан аларның очын гына кисеп алу өчен аудара. Шулай ук яшь чыршылар да кырыла.

Узган елның 24 ноябреннән агымдагы елның 8 гыйнварына кадәр ведомство контрольне көчәйтте. Бу эш «Урманнарны саклау» федераль проектының «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты бурычларын үтәүгә сизелерлек өлеш кертә.

Операция вакытында 1533 рейд үткәрелгән. Оештырылган 60 стационар пост һәм 156 мобиль төркем хокук бозуларга киртә куйды. Бер үк вакытта урман инспекторлары легаль хәзерләүләрне тикшереп торды: гомум мәйданы 50 гектардан артык булган 21 участокта эшләр тикшерелде.

Моннан тыш, операция барышында законсыз рәвештә 415 кубометр агач кисүнең 27 очрагы ачыкланган. 14 очрак буенча хокук бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылган, ә 13 эпизод буенча материаллар Русия Җинаять кодексының 260нчы мәддәсе буенча эш кузгату өчен эчке эшләр органнарына җибәрелгән.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас