Былтыр республикада халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, инфраструктураны камилләштерү һәм социаль өлкәгә күләмле инвестицияләр салу буенча актив эш алып барылды.
Яңа поликлиникалар, фельдшер-акушерлык пунктлары, төзекләндерелгән мәктәпләр, матурланган ишегаллары, юллар һәм күперләр – болар барысы да гомумдәүләт проектлары ярдәмендә гамәлгә ашырылган эшләр. Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә алар хакында болай дип язды: “Президентка һәм илебез Хөкүмәтенә рәхмәт, алар безгә икътисадны үстерергә, төзекләндерергә һәм республикада эре объектларны яңартырга ярдәм итә”.
1. Проектларны финанслау
Үткән елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен 50 миллиард сум җибәрелгән, шуларның 35,6 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары. Бу акчалар, нигездә, территорияләрне үстерү һәм белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау өчен кулланылган. Республикада барлыгы 42 федераль проект 12 гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Вице-премьер Азамат Абдрахманов билгеләп үтүенчә, муниципалитетлар гомумдәүләт проектларын актив гамәлгә ашыра, нәтиҗәдә, республика районнарында инфраструктура һәм социаль объектлар яңартыла, халык өчен уңайлы шартлар булдырыла.
2. Сәламәтлек саклау
Былтыр республиканың сәламәтлек саклау системасын яңартуда зур адымнар ясалды. Мәсәлән, гомумдәүләт проектлары кысаларында:
* Модульле 134 фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылды;
* Аскын районында яңа поликлиника ачылды, тагын 5 яңа поликлиника тиздән файдалануга тапшырылачак;
* 5,3 меңнән артык заманча медицина җиһазы һәм 99 махсус транспорт чарасы сатып алынды;
* 9 сәламәтлек саклау объекты ремонтланды;
* санитар очкычлар 138 пациентны эвакуацияләде;
* 3 перинаталь үзәк җиһазландырылды, 11 хатын-кыз консультациясе ачылды.
Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Аскын районы поликлиникасын ачу тантанасында билгеләвенчә, Башкортстан көчле потенциалы белән гомумдәүләт проектларын тиз арада гамәлгә ашыруда лидер булып тора.
3. Мәгариф һәм яшьләр потенциалы
Гомумдәүләт проектларының икенче әһәмиятле өлеше – белем бирү һәм яшьләр үсеше. Шушы максатларда узган елда:
* 35 мәктәп бинасы ремонтланды, 711 белем бирү учреждениесе заманча җиһазлар, мебель һәм техника белән тәэмин ителде;
* 208 мәктәп автобусы сатып алынды;
* Сыйныф җитәкчеләре, советниклар һәм кураторлар өчен 4,3 миллиард сум күләмендә түләүләр башкарылды;
* Евразия Халыкара фәнни-мәгариф үзәге студент кампусы, IQ-парк һәм Геном үзәге төзелешләре дәвам итте;
* “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында 19 кластер оештырылды.
Шулай итеп, гомумдәүләт проектлары халыкның белем алу мөмкинлеген киңәйтә, иҗади сәләтләр үсешенә ярдәм итә, яшьләрнең җәмгыятьтә актив катнашуын дәртләндерә.
4. Инфраструктура һәм авыл территорияләрен үстерү
Гомумдәүләт проектлары кысаларында шәһәр һәм авыл инфраструктурасы яңартыла. Шушы юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәсендә үткән елда:
* 170 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде;
* 324,2 километр юл ремонтланды һәм реконструкцияләнде;
* 8 күпер һәм 6 юлүткәргеч яңартылды, шул исәптән Ык елгасы аша күпер вакытыннан алда файдалануга тапшырылды;
* 56 фотовидеотеркәү камерасы, 23 видеодетектор, 10 радар һәм 8 юл контролеры урнаштырылды;
5. Икътисад һәм технологик лидерлык
Гомумдәүләт проектлары икътисадны үстерүгә һәм технологик лидерлыкка да зур йогынты ясый. Бу максатта былтыр:
* 441 мәктәптә Wi-Fi һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылды;
* туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә грантлар суммасы 44,9 миллион сум тәшкил итте, тармакта 3 эре фестиваль уздырылды;
* “Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү” программасы кысаларында аграр университетлар яңартылды;
* республикада дроннар һәм БПЛА җитештерү өлкәсендә кадрлар әзерләнә, комплекслы әзерлек системасы булдырылды.
6. Эшчәнлек нәтиҗәләре
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, гомумдәүләт проектлары – стратегик үсеш инструментлары, алар турыдан-туры халык тормышына тәэсир итә, сәламәтлек саклау, юллар, мәгариф, мәдәният һәм башка тармаклар үсеше тормыш сыйфатын яхшырта.
Башкортстанның гомумдәүләт проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруы республика халкын уңайлы тормыш шартлары белән тәэмин итә.