-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Шәһәрләр дә, авыллар да күркәмләнә

Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Яшәү өчен инфраструктура" гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырылучы "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Шәһәрләр дә, авыллар да күркәмләнә
Шәһәрләр дә, авыллар да күркәмләнә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, соңгы елларда республикада уңайлы яшәү мохитенә ия булган шәһәрләр саны арта. 2018 елда алар нибары алты булса, 2023 йомгакларына ярашлы, 17гә җиткән. Үткән ел ахырында бу мактаулы исемлеккә республикабызның 21 шәһәре керүе билгеле булды.

Шул ук вакытта Уфабыз миллионнан артык кеше яшәүче Русия шәһәрләренең иң яхшы бишесе исәбенә кергән.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова билгеләвенчә, былтыр "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" программасын тормышка ашыруга 1,2 млрд сум бүленгән. Федераль бюджет исәбенә 100 җәмәгатьчелек территориясе төзекләндерелгән, башка программалар булышлыгында 70 территориядә эшләр алып барылган.

Атап әйткәндә, Октябрьскийда Җиңү паркы комплекслы төзекләндерелгән. Нефтекамада шәһәр округы эченә кергән торак пунктларда, ягъни шәһәрдән тыш, 3 авылда төзекләндерү эшләре барган. Караидел район үзәгендә үзәк мәйдан яңарыш кичерсә, Баймак районының Темәс авылында "Темәс - республиканың беренче башкаласы" проектының икенче этабы башкарылган.

Төзекләндерү өчен сайлап алынган бөтен объектлар Бөтенрусия тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнә. Былтыр муниципалитетлар 241 территорияне тәкъдим иткән булган. Тавыш бирү йомгакларына ярашлы, 144 территория җиңгән. Ирина Голованова билгеләвенчә, объектларның барысын да быел төзекләндерү планлаштырыла, моның өчен федераль бюджеттан 1,2 млрд сум бүленгән.

Фото:"Башинформ".

Автор: Резида Валитова
Читайте нас