-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Кырмыскалы дәваханәсенә яңа автомобиль кайтты

Кырмаскалы үзәк район дәваханәсенә «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты ярдәмендә "LadaVesta" базасындагы яңа автомобиль сатып алынды, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Кырмыскалы дәваханәсенә яңа автомобиль кайтты
Кырмыскалы дәваханәсенә яңа автомобиль кайтты

Автомобильдә дүрт кешегә кадәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле пациентларны да кертеп, йөртергә мөмкин. Алар өчен утырганда һәм хәрәкәт иткәндә уңайлылык һәм куркынычсызлык тәэмин итә торган махсус механизмнар һәм тоткалар каралган.
Шулай ук машинада бөкләнгән килеш инвалид креслосы өчен урын бар.

Яңа автомобиль медицина персоналының мобильлеген сизелерлек көчәйтәчәк, пациентларны китерүне тизләтәчәк һәм беренче медицина ярдәмен оперативрак күрсәтүне тәэмин итәчәк. Югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү — гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм иминлеге нигезе, һәм автопаркны яңарту - бу эшнең мөһим өлеше, - ди Кырмаскалы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Феликс Сакаев .

«Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп максаты — гражданнарның озын гомеренең яңа күрсәткечләренә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла.

Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, сәламәтлек санлаштыру буенча эш алып барыла.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: национальныепроекты.рф


Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас