Әбҗәлил районы авыл хуҗалыгы предприятиесе Кытайга 3,2 мең тоннадан артык майлы җитен төяп җибәргән.
"Россельхознадзор" хезмәткәрләре тарафыннан алынган пробалар лаборатория тикшеренүләренең барлык комплексын узган.
"Энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизалар нәтиҗәләре буенча тикшерелгән үрнәкләрдә куркыныч карантин организмнар ачыкланмаган. Барлыгы 124 данә фитосанитария сертификаты бирелде", - дип ассызыкладылар күзәтчелек ведомствосында.
Фото: bashinform.ru