-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Роботлар сыер сава

Башкортстан терлекчелегендә тагын 20 роботлаштырылган комплекс барлыкка киләчәк.

Роботлар сыер сава
Роботлар сыер сава
Башкортстанның сөт терлекчелегендә роботлаштырылган комплекслар уңышлы кулланыла, дип белдерәләр Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Әлеге вакытта республиканың сөт терлекчелегендә 37 роботлаштырылган система кулланыла, шуларның 20дән артыгы 2025 елда файдалануга тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проекты ярдәмендә АПК технологияләрен үстерүгә һәм санлаштыруга аерым игътибар бирелә.
«Республикада сөт тармагын индустриальләштерү бара, колхоз тибындагы иске сөт фермалары тиздән калмаячак, — дип белдерә Хөкүмәт вице-премьеры — Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Яңа фермалар — ул, һичшиксез, ясалма интеллект белән бәйле яңа технологияләр, шул ук вакытта безгә үзебезнең, республика санлы продуктларына күбрәк исәп тотарга кирәклеген истә тотарга кирәк».
Әлеге вакытта Әбҗәлил районының «Красная Башкирия» авыл хуҗалыгы кооперативында, Илеш районының «Урожай» токымчылык заводында, Мәләвез районының Салават исемендәге кооперативы, шулай ук, Иглин районының «Агротех» һәм «Мизюк» хуҗалыкларында, Туймазы районының «Уязы» фермер хуҗалыгында роботлаштырылган системаларны актив кулланалар.
2026 елда тагын ким дигәндә 20 роботлаштырылган системаны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото: пресс-служба / минсельхоз Башкирии

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас