+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әй елгасы аша күпер ремонтлана

Мәчетле районында “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Кропачево – Мәсәгут – Әчит юлында Әй елгасы аша күперне ремонтлау дәвам итә.

Әй елгасы аша күпер ремонтланаӘй елгасы аша күпер ремонтлана
Әй елгасы аша күпер ремонтлана

Аның озынлыгы 300 метр тәшкил итә. Подряд оешмасы конусларны ныгыту, пролет күпере терәкләрен торгызу, иске су агызу лотокларын сүтү эшләрен башкара.

– Кропачево-Мәсәгут-Әчит юлы республиканың терәк юл челтәренә керә. Ул Башкортостанны Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре белән тоташтыра, шулай ук федераль әһәмияттәге М-5 «Урал», М-12 «Восток» трассаларына юлны тәэмин итә. Кропачево – Мәсәгут – Әчит юлында Әй елгасы аша күпердә тәүлегенә 3,5 меңнән артык машина йөри, - дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас