Бәләбәй, Кырмыскалы, Мәләвез һәм Хәйбулла районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казахстанга 2 мең тонна бодай озатты, дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Күзәтчелек ведомствосы белгечләре ашлык пробаларын алган, "Россельхознадзор" карамагындагы сынау лабораториясендә продукция үрнәкләре энтомологик, гербологик һәм микологик экспертизаларны уңышлы узган.
Фото: "Башинформ"