+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Янә биш проектка старт бирелде

Шулай ук төбәк муниципалитетлары кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында актив катнаша.

Янә биш проектка старт бирелдеЯнә биш проектка старт бирелде
Янә биш проектка старт бирелде

Башкортстанда федераль акчаларга 5 төзекләндерү проекты гамәлгә ашырыла.

Төбәктә төзекләндерү берничә юнәлеш буенча алып барыла. Әйтик, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә Башкортстанның һәр шәһәре һәм районы, яшәүче кешеләрнең санына карап, билгеле бер сумма ала.

"Бу акчаларга, бер объектка якынча 12-15 миллион сумга, парклар, скверлар, яр буйлары төзекләндерелә. Быел республикада федераль проект буенча 144 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла», — диделәр Башкортстанның Торак-комуналь хуҗалык министрлыгында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас