

Башкортстанда узган елда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 12,3 километр Стәрлетамак-Раевка юлы ремонтланды. Әлшәй һәм Стәрлетамак районнарындагы 3 кишәрлек норматив хәлгә китерелде. Юлчылар юлның нигезен ныгыту, асфальт-бетон өслеген яңарту һәм билгеләр салу буенча бөтен комплекслы эшләрне башкарды.
Стәрлетамак-Раевка юлы республиканың терәк челтәренә керә. Агымдагы елда әлеге трассаны тагын 6 километр ремонтлау планлаштырыла. Ә узган елда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда терәк челтәренә керүче 221 километр юл норматив хәлгә китерелде.
Шул ук гомумдәүләт проекты кысаларында 4 эре күпер ремонтланды. Аларның гомум озынлыгы 730 погон метрдан артып киткән. Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында Агыйдел аша күперне норматив хәлгә китерделәр.
Фото: pravitelstvorb.ru