Әлшәй, Архангель, Авыргазы, Белорет, Кырмыскалы, Салават, Зианчура, Хәйбулла районнарында гомум озынлыгы 1260 погон метр булган 11 күпер ремонтланды.
Шул исәптән, Архангель һәм Кырмыскалы районнарын тоташтыручы Уфа – Инҗәр – Белорет трассасындагы Агыйдел аша күпер, Салават районында Әй һәм Юрүзән елгаларын кисеп узучы Малаяз – Югары Кыйгы – Яңа Балакатай – Ункурда туристлык маршрутындагы ике күпер, Хәйбулла районында Таналык елгасы аша күпер (Ырынбур өлкәсе чигендә).
Агымдагы елда әлеге проект буенча кимендә 1,5 мең погон метрда күперләрне ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Башкортстан Транспорт министрлыгында.
Фото: Башинформ